Ләйсән Шәйдуллина VI республика педагогик укуларында лауреат исеменә лаек булды
Мәгариф

Ләйсән Шәйдуллина VI республика педагогик укуларында лауреат исеменә лаек булды

Райондашларыбыз уңышлары белән уртаклаша

Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче 71нче татар-рус урта гомуми белем мәктәбендә күренекле татар мәгърифәтчеләре, педагоглары һәм җәмәгать эшлекләренә багышланган VI республика педагогик укулары булды.

Сарсак-Омга лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Мәлик кызы Шәйдуллина “Яңалыкка омтылу – заман таләбе” секциясендә чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды.

Мөгаллимәнең чыгышы “Габдулла Тукай һәм вакытлы матбугат: "Мирасханә" сайтына күзәтүләрдән” дип аталды.


Нет комментариев