Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Мәгариф системасында үзгәрешләр көтелә

Укучылар «Җәмгыять белеме» фәнен тугызынчы сыйныфтан гына өйрәнә башлаячак

2025 елда Россия мәктәпләрендә берничә яңалык кертү планлаштырыла.

Җәмгыять белеме фәне урта сыйныфлар программасыннан алынып гадәттәгечә патриотик рухта үткәреләчәк. Укучыларга тарихны өйрәнүгә сәгатьләр өстәлеп, “Туган як тарихы” дип аталган яңа курс барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

1 сентябрьдән укучылар “Җәмгыять белеме” фәнен алтынчы сыйныфтан түгел, тугызынчы сыйныфтан өйрәнә башлаячак.

Мәгариф һәм Фән Министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, фән буенча программаның эчтәлеге дә берникадәр үзгәрешләр кичерде.

Тугызынчы сыйныф укучылары әлеге фәнне өйрәнгәндә, аеруча реаль һәм виртуаль тормышта аралашу кагыйдәләренә, фейклар һәм мәгълүмати көрәшкә зур игътибар бирәчәк.

Моннан тыш, дәресләрдә укучыларга блоргерлык, журналист һөнәре турында сөйлиячәкләр.

Ә унберенче сыйныф укучыларын исә гаилә тормышы, экстремизм һәм милләтчелеккә каршы торучанлык турында сөйләшүләр көтә.

9 сыйныфта «Җәмгыять белеме» фәнен өйрәнүгә атнага 1 сәгать, 10 сыйныфта – 1 дәрес, 11 сыйныфта атнага 2 дәрес бирелә.

Җәмгыять белеме фәне буенча яңа дәреслек 2026 елның 1 сентябрендә кертелер дип көтелә.


  
 «Яңа дәреслек якын арада формалашачак. Аның өстендә эш алып барыла инде», - дип хәбәр итә Россия мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев