Мәгариф министры Сергей Кравцов тәкъдим ителгән ял вакытларын аныклады
РФ Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә яңа уку елына каникулларның расланган графигын сакларга киңәш итте. Тиешле хәбәр ведомствоның Telegram-каналында бастырылган.
Мәгариф министры Сергей Кравцов тәкъдим ителгән ял вакытларын аныклады:
-көзге каникуллар - 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр (3 һәм 4 ноябрь бәйрәм көннәрен исәпкә алып);
-кышкы - 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр;
-язгы - 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр;
-җәйге - 2026 елның 27 маеннан 31 августына кадәр. Уку елы 2025 елның 1 сентябреннән 2026 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк.
Шул ук вакытта каникулларның минималь дәвамлылыгы ел дәвамында җиде көннән дә ким булмаска тиеш.
Нет комментариев