Киләчәктә дә уңышлар телибез
29 гыйнвар көнне "Талантлар салават күпере" балалар иҗат йортында "Йөрәгемне балаларга бирәм" дигән өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгы конкурсы узды. Анда өстәмә белем бирү педагоглары: Майоров Р.А., Ибраһимова Л.А., Җамалиев Р.Р., Бәширова А.Ф., Гадршина Ю.П., Корнева О.В., Зиннәтов А.А., шулай ук 2нче мәктәп, Тирсә һәм Красный бор мәктәпләре педагоглары катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Әгерҗе шәһәренең 2 нче санлы мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Марсилә Муллахмәтова җиңүче дип табылды. Физкультура-спорт юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Майоров 2 нче урынны яулады.
Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә грамоталар белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләрне һәм призёрларны котлыйбыз! Барыгызга да алга таба уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телибез!
Нет комментариев