Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мартта Россия югары уку йортлары гадәти эш режимына кайтачак

Бу турыда ведомство башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы март башында югары уку йортларының күпчелеге эшли башлаячак дип өметләнә.

Министр гадәти уку ритмына кайту эзлекле рәвештә алып барылачагын әйтте. 8 февраль — Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы белән югары уку йортларына әкренләп чикләүләрне бетерергә тәкъдим ителгән беренче көн. Бу турыда ведомство башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте.

«Җомга көнгә булган мәгълүматлар буенча, якынча 37 процент югары уку йорты һәм филиаллар студентлары дистанцион укыды. 1258 югары уку йорты һәм филиалының 468е генә дистанцион рәвештә укыткан. Хәзер көн саен күбрәк университет гадәти ритмга кайтачак. 1 мартта күпчелек уку йортлары эшли башлар дип өметләнәм», — диде Валерий Фальков. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев