Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп директоры бар илне тетрәндергән фаҗига турында сөйләде

Әминә Вәлиева ни ди

Казанның 175 нче мәктәбе директоры Әминә Вәлиева фаҗига булган мизгелләрдә нинди күрсәтмәләр биргәнен сөйләде. Бу турыда РИА Новости язды.

«Беренче ату тавышы ишетелүгә үк вахтада куркыныч төймәсе басылды. Мәктәптә динамиклар аша хәбәр бирү системасы бар. Бөтен мәктәп буенча игълан бирү турында карар кабул ителде. Бүлмәләрне бикләргә, баррикадалар корырга, беркемгә ишек ачмаска команда бирелде. Балаларны мөмкин кадәр аска, идәнгә урнаштырырга кушылды», — дип сөйли Әминә Вәлиева.

Ул мәктәп администрациясенең оператив эшләвен, хезмәткәрләрнең мессенджерлар аша бөтен укытучыларга төгәл киңәш бирүен әйтә.

«Минемчә, биредә бөтен педколлектив балаларның гомерен саклап калу өчен булдыра алганча көч куйды», — ди ул.

Мәктәп директоры сүзләренчә, бүгенге көндә беренче бурыч — педколлектив эшчәнлеген стабильләштерү, балалар янына кайтып, аларга тыныч мәктәп тормышын оештыру.

Россия Президенты Владимир Путин Казанның 175нче гимназиясе укытучыларына һәм башка хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырырга тәкъдим итте.

«Гимназия укытучылары да, барлык хезмәткәрләр дә мәктәпкә һөҗүм вакытында батырларча, югары профессиональ дәрәҗәдә эш итте. Алар үз туганнарына ярдәм иткән кебек балаларны коткарды, инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева кебек аларны үз гәүдәсе белән каплады. Ул укучыларының гомерен саклап калу бәрабәренә үзен корбан итте», — диде Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары катнашындагы видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев