Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен вузларда бюджет урыннары бүлеп бирергә мөмкиннәр

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федерация Советының регламент комитеты рәисе Вячеслав Тимченкога сылтама белән хәбәр итә

Киләсе елдан мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен югары уку йортларына кергәндә махсус урыннар бүлеп бирелергә мөмкин. 2023 елга һәм 2024-2025 елларга планлаштырылган чорга исәпләнгән, икенче укылышта кабул ителгән бюджет проектында шундый яңалык урын алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федерация Советының регламент комитеты рәисе Вячеслав Тимченкога сылтама белән хәбәр итә.

«Федерация Советы Дәүләт Думасына бюджет проектының икенче укылышына мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен югары уку йортларында өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында төзәтмәләр юллады», - диде сенатор.

Дәүләт Думасы сишәмбе көнне 2023 елга һәм 2024-2025 елларга планлаштырылган чорга исәпләнгән федераль бюджет проектын икенче укылышта кабул итте. Икенче укылыш кысаларында Дума РФ Хөкүмәте, «Бердәм Россия», ЛДПР, «Яңа кешеләр» партияләре депутатлары һәм сенаторларның бюджет акчаларын яңадан бүлүгә бәйле төзәтмәләрен хуплады.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев