Өйдә белем алучы укучыларга компенсация түләнергә мөмкин
Әлегә тулы механизм юк
Татарстанда 647 башлангыч сыйныф укучысы кайнар туклану өчен компенсация алмый.
«Бүгенге көндә өйдә белем алучы укучыларга кайнар туклану өчен компенсация механизмы юк. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы да, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы да бернинди компенсацияне күздә тотмый», — диде Дәүләт Советы утырышында Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сүзләренчә, өйдә белем алучы башлангыч мәктәп укучылары өчен компенсацияне Татарстан кайтара ала. «Шуңа күрә республика хакимиятенә өйдә укучылар компенсация алу өчен механизм булдырырга кирәк», — диде ул.
Хәзерге вакытта Татарстанда белем бирү оешмаларының 9 8 процент укучысы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев