Педагог һәм остаз елына старт бирелде
Әгерҗе районы педагоглары һәм остазлары тантаналы чарада мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге делегация составында һәм район башкарма комитетында видеоконференция режимында катнаштылар
Казан федераль университетында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанда Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узды.
Әгерҗе районы педагоглары һәм остазлары тантаналы чарада мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендәге делегация составында һәм район башкарма комитетында видеоконференция режимында катнаштылар. Видеоконференциягә республиканың барлык районнары да тоташтырылган иде.
Чарада катнашучыларны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, шулай ук Рөстәм Миңнеханов тәбрикләделәр.
Әлеге ел кысаларында педагог һөнәренең абруен күтәрү буенча чаралар, һөнәри педагогик бәйгеләр, форум һәм фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар уздыру планлаштырыла. Педагогик династияләрне барлауга да зур игътибар биреләчәк. Аларның электрон каталогын булдыру күзаллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев