Педагогларның август конференциясе ТР мәгариф министры катнашында үтте
Мәгариф уч төбендә кебек, аны һәркем күрә ала
Укытучыларның традицион август киңәшмәсенә ТРның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килде. Ул район педагоглары эшчәнлегенә анализ ясады һәм алар алдына күп кенә җитди бурычлар куйды.
ТӘҖРИБӘ БЕЛӘН УРТАКЛАШУ КИРӘК
Конференция башланганчы, Илсур Һадиуллин район педагоглары тарафыннан 2нче мәктәптә оештырылган күргәзмәне карады. Аның бер өлеше Иж-Бубый мәдрәсәсе оешуга – 240 ел, бертуган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубиларның 155,150 еллыкларына багышланса, бер өлеше педагогларның инновацион алымнарны, заманча технологияләрне үз эшчәнлекләрендә ничек файдалануларын чагылдырды.
Хәер, заманча технологияләр дигәннән, Бубиларга багышланган күргәзмә дә нәкъ менә бүгенге заман таләпләрен күз уңында тотып эшләнгән дию дә дөрес булыр. Аерым темага кәгазьдә язмалар гына әзерләү үткән заманда калды инде. Әнә, Бубиларның тормыш һәм хезмәт юлын өйрәнү барышында нинди генә алымнар кулланмаганнар педагоглар һәм укучылар.
Тирсә һәм Бима мәктәпләрендә эшләп килүче “Үсеш нокталары” үзәкләре ярдәмендә Бубилар заманындагы хатын-кызлар училищесы бинасының виртуаль 3D-моделен булдырганнар. Шушы ук темага анимацион мультфильм эшләнгән. Мәдрәсәнең 240 еллыгы уңаеннан һәр мәгариф учреждениесендә сыйныф сәгатьләре уздырылган һәм аларны бергә туплап 240 минутлык кулланма фильм булдырганнар. Куар-код ярдәмендә аны һәркем карый ала.
– Бу – бик тә отышлы алым. Әлеге мөмкинлектән һәр мәгариф учреждениесе файдаланырга тиеш. Моның өчен телефоның булу да җитә бит. Ә ул һәркемдә бар бүген, – диде күргәзмәне карау барышында Илсур Гәрәй улы.
Күргәзмәнең алдагы өлешендә тәкъдим ителгән проектларны да кызыксынып күзәтте ул. Ә алар күптөрле иде: инклюзив белем бирүне тормышка ашыруда, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә, укучыда функциональ грамоталылык тәрбияләүдә заманча алымнар куллану һәм башкалар.
Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев