Рамил Гыйнатуллин - “Йөрәгемне балаларга бирәм” район конкурсының җинүчесе
Ул республика этабында катнашачак
“Йөрәгемне балаларга бирәм” республика бәйгесенең район этабында “Радуга талантов” балалар иҗаты йортыннан, 4нче мәктәптән, Сарсак-Омга лицееннан, Бима, Кичкетаң, Күләгәш мәктәпләреннән сигез өстәмә белем бирү педагогы катнашты.
Алар визит карточкасы һәм мастер-класс бәйгеләрендә сыналдылар. Тирсә мәктәбеннән Рамил Гыйнатуллин беренче урын яулады. Ул республика этабында катнашачак. Икенче урында – балалар иҗаты йортыннан Гөлия Зарипова, өченче урында – 3нче һәм Кичкетаң мәктәпләреннән Наталья Нуриева һәм Рәмзәлия Гарифуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев