Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА: «Мәгариф системасында эшләү еллары минем өчен тормыш мәктәбе дә, тормышның үзе дә булды»

«Мин педагогик эшчәнлегемне 1981 елда РОНО каршындагы кичке мәктәп завучы буларак башладым..»

Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА, педагогик стажы 40 ел тәшкил итә: 

–    Мин педагогик эшчәнлегемне 1981 елда РОНО каршындагы кичке мәктәп завучы буларак башладым. Озак еллар рус теле буенча методист булып эшләдем, район методика кабинеты белән җитәкчелек иттем.

Хезмәттәшләрем белән миңа иң катлаулы 90нчы елларда да эшләү насыйп булды. Акча юк. Хезмәт хакын тоткарлыйлар. Әмма барыбер эшләдек.

Ул елларда фронталь тикшерү системасы киң кулланыла иде. Ул 5-6шар көн дәвам итте. Укытучылар әлеге эшкә бик җаваплы карыйлар, үз фәннәре өчен генә түгел, тулаем район өчен борчылалар иде. Ә хезмәт шартлары яхшылардан димәс идем: мәктәпләр күмер белән җылытылды һәм һәрчак салкын иде.

Авырлыкларга карамастан, коллектив үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Мәгариф бүлегендә без аз идек, ә эш, һәрвакыттагыча, бик күп. Роно инспекторлары Сирень Галиев, Налидә Мөслимова, Миннеәхмәт Шәрәфетдиновны аеруча зур хөрмәт белн искә алам. Мин Рәшит Галиев кулы астында эшли башладым.

Кешелекле, сабыр, зирәк Рәшит Әхмәт улы һәрчак яхшы сүзе белән тынычландыра һәм эшкә тиешле юнәлеш бирә белде. Үз чиратында, безне дә һәрчак тикшереп тордылар. Шулай бервакыт Казаннан комиссия көтәбез. Борчылып беттек. Рәшит Әхмәт улы безне җыйды да: “Нигә шулкадәр борчыласыз? Үзләре белән алып китмәсләр бит”, – диде тыныч кына. Аның әлеге сүзләрен мин хәзер дә елмаю белән искә алам. Һәм ул сүзләр шуңа охшаш хәлләр килеп туганда үземне кулга алырга ярдәм итә. Район укытучылары башлангыч мәктәп буенча методист Галия Шәмсетдинованы да зур ихтирам белән искә алар. Ул бик тә намуслы һәм һәр педагог өчен җанын бирергә әзер иде.

Тулаем алганда, мәгариф системасында эшләү еллары минем өчен тормыш мәктәбе дә, тормышның үзе дә булды”.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев