Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район башлыгы Азат Вәлиев абитуриентлар белән очрашты

Мәктәп тәмамлаучылар үзләренең планнары белән уртаклаштылар

Район башлыгы Азат Вәлиев быел мәктәп тәмамлаучылар арасында юллама буенча медицина һәм педагогик уку йортларына керергә теләкләре булган укучылар белән очрашты. 

–    Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә табибларга кытлык барлыгы сизелә. Шулай ук авыллардагы фельдшерлык-акушерлык пунктларына фельдшерлар җитми. Сер түгел, безнең районнан медицина юнәлешен сайлап, төрле уку йортларында белем алучылар күп. Әмма дипломлы белгечләрнең туган якларга кайтырга теләкләре булмау гына кызганыч. Ә юллама буенча укыган студент өчен районда өч ел эшләү мәҗбүри, – диде район үзәк хастаханәсенең кадрлар буенча баш табиб урынбасары Алсу Шәрәфетдинова. 

Быел мәктәп тәмамлаучылар арасыннан табиб һөнәрен сайлаган бер укучы Казан дәүләт медицина университетына керү өчен юллама алу хокукына ия. 
Ә шундый ук юнәлеш буенча педагог һөнәрен сайлаучы дүрт укучыга Казан федераль университеты һәм Чаллы педагогия институтына керү мөмкинлеге бар. Моның өстенә бик яхшы укыган очракта 15 мең сум стипендия дә түләнәчәк.

–    Мин документларны КФУның математика һәм инглиз теле укытучылары әзерли торган факультетына тапшырдым. Киләчәктә туган шәһәремә кайтып, үзем белем алган 2нче мәктәптә укытучы булып эшлисем килә, – диде Индира Зарипова.  

Мәктәп тәмамлаучылар үзләренең планнары белән дә уртаклаштылар, Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда нинди авырлыклар белән очрашулары турында да сөйләделәр. 

Азат Рөстәм улы да булачак студентларга уңышлар, кайсы гына уку йортларында белем алсалар да, Әгерҗебезгә әйләнеп кайтуларын теләде. 
–    Яшь белгечләр туган районнарын сайлаганда гына кадрлар кытлыгын киметә алачакбыз, – дип белдерде ул. 

Белешмә:

Юллама буенча Әгерҗе районыннан медицина уку йортларында – 5, педагогика юнәлешендә 4 студент укый. 
Юллама буенча белем алган бер педагог быел районга кайтырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев