Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Район педагоглары теплоходта сәяхәт кылды

Профсоюз оешмасы бүләкләгән

Педагогик осталыкны сынаучы “Ел укытучысы“ бәйгесендә тәүге тапкыр гына катнашсак та, мин дә, 2нче мәктәптә эшләүче хезмәттәшем Эльнара Шиябетдинова да үз номинацияләребездә җиңү яулауга ирештек. Мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы икебезне дә юллама белән бүләкләде.

Республиканың төрле район-шәһәрләреннән һөнәри бәйгеләрдә җиңгән 150 хезмәттәшебез белән без “Федор Панеферов“ теплоходында Идел буйлап сәяхәткә чыгып киттек. Яңа танышулар, тәҗрибә уртаклашулар, мавыктыргыч чаралар – барысы да бик кызыклы һәм файдалы булды. “ТР ел укытучысы“ клубы әгъзалары, ТР яшь педагоглар советы әгъзасы Алишер Рәхимов, “Педагогик дебют“ республика һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләре, Иннополис лицее һәм мәктәбе укытучылары белән очрашулардан эшебез өчен бик кирәкле мәгълүматлар тупладык. “Ел укытучысы“ бәйгесенә әзерлек буенча да сорауларга җаваплар таптык. 

Тарихи Түбән Новгород шәһәре буйлап сәяхәт тә бик ошады. Биредә шәһәрнең 800 еллыгына әзерләнәләр иде. Яңа биналар сафка баса, тарихи объектларны яңарту, парклар булдыру кебек эшләр бара. Һәркайда төзелешләр кайнаса да, без шәһәрнең истәлекле урыннарында булырга тырыштык. Шулай да теләгән барлык тарихи объектларда була алмадык. Әмма төшенкелеккә бирелмәдек. Димәк, икенче юлы килгәндә сәяхәтебез дәвам итәчәк әле. 

Түбән Новгородта “ТР ел укытучысы“ клубы әгъзасы Ксения Чеботарева җитәкчелегендә фотоквест уздырылды. Аның өчен шәһәрнең тарихи урынында фотога төшәргә һәм квестның берәр номинациясенә эләгергә кирәк иде. Бәхетле бонус иясе булып Эльнара Шиябетдинованың оча торган шарда төшкән фотосы танылды. Һәм ул автордан торт белән бүләкләнде. 
Теплоходта сәяхәт безгә бик ошады. Алга таба мәгариф өлкәсендәге планнарыбызны, проектларны, инновацион идеяләрне тормышка ашырырга илһамланып кайттык. 
Алинә ГАЛИЕВА,
4нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 
Эльнара Шиябетдинова. / Фото Э.Шиябетдинованың шәхси архивыннан
Алинә Галиева. / Фото А.Галиеваның шәхси архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев