Россиядә тарих фәнен беренче сыйныфтан ук укыта башлаячаклар
Хәзер Россиядә укучыларга тарихын бишенче сыйныфтан укыталар
Россия мәктәпләрендә тарихны беренче сыйныфтан өйрәнә башлаячаклар. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Без тарих саклансын өчен барысын да эшләячәкбез. Мин мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук тарихи белем бирә башлау турында карар кабул иттем», - диде министр.
Хәзер Россиядә укучыларга тарихын бишенче сыйныфтан укыталар.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин «Дөреслектә-көч!» I Бөтенроссия форумында катнашучыларны сәламләде. Анда Россиянең 30 төбәгеннән мәктәп укучылары катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев