Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү даталары билгеле
Мәгариф

Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү даталары билгеле

Соңгы кыңгырауларны 24-25 майда, ә 28 һәм 29 июньдә чыгарылыш кичәләрен үткәрергә карар кылдык

Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау 24-25 майда, ә чыгарылыш кичәләре 28-29 июньдә узачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде дип яза РИА Новости.

«Шулай ук без бүген фикер алыштык, төбәкләрдә Соңгы кыңгырау үткәрү турында карар кабул иттек: Соңгы кыңгырауларны 24-25 майда, ә 28 һәм 29 июньдә чыгарылыш кичәләрен үткәрергә карар кылдык», — диде Кравцов журналистларга.

Чыганак


Нет комментариев