Тагын биш мәктәп дистанцион укуга күчте
Онлайн-формат 14 көнгә кертелгән
30 сентябрьдән Уфада тагын биш мәктәп вакытлыча дистанцион укуга күчте.
Онлайн-формат 14 көнгә кертелгән. Кабул ителгән карар Башкортстан Роспотребнадзор идарәсе тәкъдимнәренә нигезләнгән.
Эпидемиологик хәл тотрыкланган очракта, укучылар көндезге уку режимына әйләнеп кайтачаклар.
Моңа кадәр Башкортстанда авыручылар санының артуына бәйле 70 мәктәп дистанцион укуга күчерелде, дип яза «Башинформ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев