Тәрбияче Миләүшә Нургалиева: Үз һөнәремне бик яратам
Миләүшә НУРГАЛИЕВА “Авыл укытучысы” республика бәйгесендә җиңү яулады
Әгерҗенең 7нче балалар бакчасында татар телен өйрәтү буенча тәрбияче булып эшләүче Миләүшә НУРГАЛИЕВА “Авыл укытучысы” республика бәйгесендә җиңү яулады.
Әлеге бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәгариф” журналы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештыра. Төп максаты – педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, авыл укытучысының абруен күтәрү. Быел әлеге бәйге XI тапкыр уздырылды. Өченче ел инде анда тәрбиячеләр дә катнаша. Безнең район балалар бакчаларында эшләүчеләр үзләрен икенче ел сынап карадылар.
Беренче этапта педагоглар алдына үз эшчәнлекләре нигезендә инша (эссе) язу бурычы куелган. Икенче этапка шуларның 30ы (21 укытучы һәм 9 тәрбияче) узган. Жюри тарафыннан югары бәяләнгән уннан артык эш өченче этапка юлланган.
Анысында педагогик эшчәнлек буенча ачык дәрес яки занятие уздырырга кирәк булган.
– Быел татар композиторы, татар балетына нигез салучы Фәрит Яруллинның 110 еллыгы билгеләп үтелә. Мин, үземнең занятиене “Татар сәнгате иленә сәяхәт” дип атап, балаларны композиторның “Шүрәле” балеты белән таныштыруны максат итеп куйдым, – дип сөйли Миләүшә Альбертовна.
– “Шәүрәле” диюгә, балалар аны Габдулла Тукай белән генә бәйләргә күнеккән. Ә бу очракта әлеге әсәр башка яктан да ачыла. Жюри әгъзалары ул сайлаган теманы да, аны балаларга җиткерү ысулларын да югары бәялиләр. – Занятиене бәйгенең финал өлеше узган Биектау районы Ямаширмә авылының “Йолдыз” дип аталган бакчасында күрсәтергә туры килде. Яшермим, бераз каушау да булды. Чөнки чит бакчада, чит балалар белән оештырырга кирәк бит. Шулай да балаларның активлыгы, куелган барлык сорауларга да дөрес җаваплар бирүләре аны тиешле дәрәҗәдә уздыру мөмкинлеге бирде. Шуңа мин балаларга бик рәхмәтле, – ди Миләүшә Альбертовна.
Әнә шулай, уртак тырышлык белән җиңү яулауга ирешә ул. Җиңүче Дипломын, Рәхмәт хатын һәм акчалата премияне ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кулыннан кабул итеп ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев