Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларның август конференциясе узды

Соңгы елларда район педагогларының август җыеннарының төп өлеше төрле темаларны чагылдырган күргәзмәләр белән башланып китә

Соңгы елларда район педагогларының август җыеннарының төп өлеше төрле темаларны чагылдырган күргәзмәләр белән башланып китә. Быелгысы да искәрмә булмады. Ул, Педагог һәм остаз елына тәгаенләнеп, бик үзенчәлекле итеп әзерләнгән иде.

Конференциянең пленар өлеше башланганчы ТРның мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова, педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге директоры Ләйсән Мингалиева, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнас Джаметова катнашындагы эшлекле төркем экспозицияләрнең эшчәнлеге белән танышты.

Быелгы күргәзмә “Педагогик мирас: үткәннән – киләчәккә” дип аталды. Төрле мәктәп коллективлары тырышлыгы белән әзерләнгән экспозицияләрдә (19 мәктәп коллективы 14 экспозиция әзерләгән иде) укытучының җәмгыятьтә тоткан роле, милли традицияләр яктылыгында тәрбияләүнең мөһимлеге, туган телне саклауның әһәмияте, үткәннәргә сакчыл караш һәм кешелеккә хас булырга тиешле башка бик күп кыйммәтләр театральләштерелгән күренешләр аша тасвирланды.

Төрле милләт вәкилләре белем алучы 1нче гимназия коллективы дус-тату гаилә бер булып яшәүне зур байлык итеп чагылдырса, Красный бор мәктәбе мөгаллимнәре гомер-гомергә спорт белән дус булуларына ишарә ясадылар.

Иж-Бубый мәктәбе коллективы төп игътибарны быел билгеләп үтелүче тарихи даталарга юнәлтте. Болар – мәктәп тарихы музееның – 35, аңа нигез салучы ветеран мөгаллимә Рәмзия Хәлиуллинаның – 90, әлеге авылдан чыккан Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның 105 еллыгы.

Тарих дигәннән, 4нче шәһәр мәктәбе мөгаллимнәре уку йортының 1961 елда Горький тимер юлының Әгерҗе станциясе интернат-мәктәбе буларак ачылып, анда Можга, Сарапул кебек тирә-яктагы торак пунктлардан җыелган балаларның тәрбияләнүе, ә 1998 елда шәһәр мәктәбе итеп үзгәртелүе, бүгенге көндә әлеге уку йорты алдында нинди бурычлар торуы хакында бәян иттеләр.

Сарсак-Омга, Тирсә мәктәпләре коллективлары укытучыларның Сабан туйлары гөрләп узган 1998нче елларга алып кайттылар. Әнә шулай, һәр экспозиция дә, исеме җисеменә тәңгәл булган хәлдә, үткәнне бүген белән бәйләде. Алай гына да түгел, уйланырга да мәҗбүр итте.

“Безнең Салагыш – Әгерҗе районында иң матур авылларның берсе. Әмма яшьләр юк. Их, эш урыннары булсын иде дә, авылда яшьләр калсын иде”, дип, бүгенге көннең төп проблемаларының берсенә тукталдылар әлеге мәктәптә белем алучы укучылар. Бераз алга китеп, шуны әйтү кирәк: конференциянең пленар өлеше барышында һәр экспозициягә югары бәя бирелде һәм коллективларга тирән рәхмәт сүзләре җиткерелеп, җитәкчеләренә баллы бүләкләр тапшырылды.

Шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең үзәк парктагы сәхнәдән берсеннән-берсе матур чыгышларын бүләк итүе дә күтәренке кәеф өстәде.  

ФОТО 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев