Гөмбәче әби тугыз көн урманда адашып йөргән
87 яшьлек әби урманга керә һәм кергән урыныннан 10 км ераклыкка китә һәм адаша
Калининградда 87 яшьлек әби урманга гөмбәгә киткән һәм 9 көн адашып йөргән. Ул яфраклар ашап исән калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.
Әбине очраклы рәвештә генә табалар. Үзләре дә адашкан башка гөмбәчеләр бу әбине урманда очрата.
Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, ир белән хатын гөмбәгә бара һәм адашалар. Аннары алар тугыз көн элек адашып йөрүче әбине очрата. Ир белән хатын үзләренең урынының координаталарын коткаручыларга хәбәр итә.
Соңрак ачыкланганча, 87 яшьлек әби урманга керә һәм кергән урыныннан 10 км ераклыкка китә һәм адаша. Ул бу тугыз көнне яфраклар, чирәм белән туклана, җиргә ятып йоклый. Әбине носилкага салып алып кайталар һәм урманчы машинасына салып, табиблар янына илтәләр, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев