Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

1 августтан Татарстан Социаль фонды Татарстанда яшәүче 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен яңадан исәпли

Исәп-хисап гаризасыз гына автомат рәвештә ясала, моның өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми

Социаль фонды Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча,  елдагыча  Татарстан Социаль фонды 2022 елда алар өчен  иминият кертемнәре күчерелгән 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен  1 августтан  яңадан исәпли. 

"Пенсия күләме билгеле бер коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле. Эшләүче пенсионерларның хезмәт хакларының да, иминият кертемнәренең дә  төрле булуын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә августта пенсия артуы индивидуаль характер йөртә, ул 3 пенсия коэффициенты белән чикләнгән”, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Иминият пенсиясеннән тыш, 1 августтан  шулай ук пенсия тупланмалары хисабыннан исәпләнелүче түләүләр - тупланма пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме дә артачак. 

Исегезгә төшерәбез, исәп-хисап гаризасыз гына автомат рәвештә ясала, моның өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев