Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

22 декабрьдә Россия Федерациясе Пенсия фонды оешуга 30 ел тулды

Барысы да – халык өчен

Россия Пенсия фонды юбилее уңаеннан  район башлыгы Азат Вәлиев әлеге ведомствоның Клиент хезмәте урнашкан бинасында булды. Аның җитәкчесе Зөлфия Бакасова район башлыгын Пенсия фонды идарәсенең тарихы, бүгенге эшәнлеге белән таныштырды.  

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

РФ Пенсия фондының Әгерҗе районындагы идарәсе оешуга 2021 елның 1 февралендә 20 ел тула. Әлеге идарә район социаль тәэмин итү бүлеген һәм Пенсия фонды вәкилләре хезмәтен берләштерүдән  барлыкка килә. Яңа структура җитәкчесе итеп Илнур Исхаков билгеләнә. Шул ук елның  маенда коллектив К.Маркс урамы, 9нчы йортта урнашкан яңа бинага күчә. 

Илдә барган барлык үзгәрешләр, техник прогресс, электрон хезмәт күрсәтү үсеше, структураны оптимальләштерү, Пенсия фонды органнары белән бәйле Федераль законнар – болар барысы да безнең райондагы идарә эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Структураны оптимальләштерү чаралары кысаларында 2018 елның 16 январенда РФ Пенсия фондының Әгерҗе районындагы идарәсе Клиент хезмәте (бүлек хокукында) итеп үзгәртелә. 
2009 елдан коллектив белән Зөлфия Бакасова җитәкчелек итә. 

–    Пенсия фонды системасында хезмәт куйган хөрмәтле ветераннар Милия Кабалина, Гөлсәрия Шакирова, Дифинә Латыйпова, Рафилә Гарифҗанова, Гүзәлия Габдрахманова, Гөлфия Мозаффарова, Лилия Иманголова, Лилия Кәлимуллина, Вәсилә Шәйхетдинова, Зифа Нурмиевага без һәрчак рәхмәтле. Аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле гомер язсын, – ди Зөлфия Шамилевна.  

Хәзерге көн

Бүген Әгерҗе районы Клиент хезмәтендә Пенсия фонды органнары алдында торучы катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле ун белгеч эшли. Алар 860тан артык страховать итүчегә, 34 меңгә якын иминиятләштерелгән затка, 10340 пенсионерга, 2843 социаль түләү алучыга хезмәт күрсәтәләр. Ай саен Клиент хезмәтендә 60ка якын гражданга пенсия билгеләнә. Шәһәр һәм авыл оешма-предприятиеләре белән эшчәнлектә онлайн форматка өстенлек бирелә. 

–    Сезнең бинага аяк басу белән биредә үз вазифаларына зур җаваплылык белән караучы белгечләр эшләве тоемлана, – диде район башлыгы Азат Вәлиев. – Клиентларга Пенсия фонды белән бәйле яңалыкларны вакытында җиткерү өчен дә күп эш башкаруыгыз күренә. Халык мәнфәгатьләре сагында торучы һәр оешмада да эш нәкъ менә шушы үрнәктә куелган булырга тиеш. 
Оешманың юбилее уңаеннан Азат Рөстәм улы бер төркем хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм башка бүләкләр тапшырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев