Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

Гариза тапшырырга соңармагыз

Бу хакта Пенсия фондының Клиент хезмәте хәбәр итә

Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аны акчалата алуга өстенлек бирүче гражданнар 1 октябрьгә кадәр аннан файдалану хокукын кире кайтара алалар.

Бу хакта Пенсия фондының Клиент хезмәте хәбәр итә. Моның өчен күпфункцияле үзәккә, Пенсия фондының территориаль органына (алдан язылу буенча) яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша гариза тапшырырга кирәк. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январеннан гамәлгә керә.  

Социаль хезмәтләр җыелмасына рецепт буенча кулланылучы медицина препаратлары, медицина җиһазлары, инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар; шифаханә-курортларга юллама; дәвалану урынына бару һәм кайту өчен шәһәрара транспортта, шәһәр яны тимер юл транспортында йөрү керә. Дару препаратлары белән дәүләт аптекалары тәэмин итә. Шифаханәгә юллама социаль иминият фондыннан алына.Шәһәр яны тимер юл транспортыннан, шулай ук дәвалану урынына бару-кайтуга транспорттан бушлай файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Белешмә:

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, балигъ булмаган яшьтә фашизм тоткынлыгында булучылар, радиация тәэсиреннән зыян күргән гражданнар ия.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев