Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте буенча бүлеге идарәчесе Зульфия Бакасова актуаль сорауга җавап бирде

"Софинанслау программасында катнашучы буларак, быел да ирекле взнос кертергә мөмкин микән?.."

“Софинанслау программасында катнашучы буларак, быел да ирекле взнос кертергә мөмкин микән? Ул акчалар кайчан ике тапкырга арта?”
М.КАВИЕВ. 

Сорауга Россия Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә:

–    Әлеге программа 13 ел элек гамәлгә кергән иде. Дәүләт Программада катнашучыларның алдагы елда тапшырган 2-12 мең сум күләмендәге ирекле түләүләрен ел саен ике тапкырга арттырып килде. Быел да, ягъни  2022 елның май аенда, 2021 елдагы взнослар ике тапкырга арттырылды. 
Шунысы мөһим, 2022 елда дәүләт 2012 елда Программага кергәннәрнең взносларын соңгы тапкыр арттырды. Әлеге гражданнар хәзер дә тупланма пенсиягә взнос кертә алалар, әмма дәүләт катнашыннан башка гына. 

Программа кысаларында формалаштырылган акча гражданинның гомуми пенсия тупланмасына керә, керем алу максаты белән инвестицияләнә һәм 55, 60 яшькә (хатын-кызлар һәм ир-атлар) җиткәч (кирәк күләмдәге стаж һәм пенсия коэффициенты булган очракта) түләнә. 
Тулы мәгълүмат алу өчен телефон: 88006000000.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев