Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

Россия Пенсия һәм Социаль иминият фондлары берләштерелә

Барлык түләүләр – бер тәрәзә “режимында”

Россия Пенсия фондының Әгерҗе районындагы бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 январеннан Россия Пенсия һәм Социаль иминият фондлары берләштерелә. 

Аларны берләштерү социаль ярдәм чараларыннан файдалануны гадиләштерәчәк – барлык федераль түләүләрне "бер тәрәзә" режимында алырга мөмкин булачак.  Гражданнар өчен электрон сервислар саны арттырыла, балалы гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар бердәм пособие алачак, иминиятләнүчеләр хисапны яңа форма буенча тапшырачак.

2023 елның 1 январеннан Россия социаль фонды гражданнарны  клиент хезмәте күрсәтүнең бердәм офисларында кабул итә. Алар Пенсия фондының хәзерге клиент хезмәте күрсәтү адреслары буенча урнашачак (К.Маркс урамы, 9). Бу офисларның күбесе инде пилот режимында эшли. Киләчәктә барлык федераль социаль ярдәм чараларын бер мөрәҗәгать буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Пенсионерлар, балалы гаиләләр, инвалидлар  клиент хезмәте күрсәтүнең үзләренә уңайлы, якын адрес буенча урнашкан бердәм офисына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев