Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

Социаль фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәтенә яңа график буенча 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән

Пилот проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең Клиент хезмәтендә кабул итү сәгатьләре артты, хәзер белгечләр 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли

Социаль фонды Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча, бу елның апреленнән Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны ял көннәрен дә кертеп төзелгән эксперименталь график буенча кабул итә.  Кабул итү өчен өстәмә кертелгән сәгатьләрдә белгечләргә консультация алу өчен 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән.

«Пилот проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең Клиент хезмәтендә кабул итү сәгатьләре артты, хәзер белгечләр 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли, моңа өстәп ял көннәрендә  дә гражданнарга хезмәт күрсәтү оештырылган. Кабат искәртеп  үтәм, күпчелек социаль ярдәм чараларын алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша гариза бирү дә җитә. Ә инде фондның клиент хезмәтенә шәхсән килергә кирәк икән, алдан язылу сервисы яки Социаль фондның 8-800-1-00000-1 Бердәм номеры буенча телефон аша кабул итүгә язылырга тәкъдим итәбез. Күпчелек очракта контакт-үзәк операторлары мәсьәләне фондка мөрәҗәгать итмичә генә хәл итәргә ярдәм итәр ", - дип хәбәр итте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Социаль фонд бүлегенең Татарстан буенча клиент хезмәтләре экстерриториаль принцип буенча эшли, ягъни гражданнарны теркәлү урынына бәйсез рәвештә кабул итә. Кабул итүнең пилот графигы Социаль фонд хезмәтләреннән мөмкин кадәр   уңайлырак файдалануны тәэмин итүгә юнәлдерелгән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев