Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

Татарстан Пенсия фондына Байконур шәһәре гражданнарына пенсияләр һәм социаль түләүләр билгеләү тапшырылды

Барлык хезмәтләр вакытында һәм тулы күләмдә башкарылачак

Агымдагы елның 1-нче октябреннән Республика пенсия фонды составына Россиянең Байконур шәһәре буенча Бүлекчәсе кушылды. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Бүлекчәсе хәбәр итә.

Хәзер Байконур шәһәре территориясендә барлык пенсияләрне һәм социаль түләүләрне билгеләү буенча вәкаләтләрне тулысынча Татарстан Пенсия фонды тормышка ашыра, болар:

-пенсия билгеләү һәм түләү

-Федераль социаль өстәмә түләүләр билгеләү һәм түләү

-80 яшьтән өлкән кешене, I-нче төркем инвалидны яки инвалид баланы караган өчен компенсация билгеләү һәм түләү

-ана капиталы акчасы хисабына айлык акчалата пособие билгеләү һәм түләү

-йөклелекнең иртә срогында медицина учреждениясендә исәпкә баскан хатын-кызларга ай саен бирелә торган пособие, 8 яшьтән 17 яшькәчә балаларга пособие билгеләү һәм түләү

Шунысын искәртү зарур, Россия Пенсия фонды Идарәсе тарафыннан Татарстан Пенсия Бүлекчәсенә вәкаләтләр йөкләү Байконурда яшәүчеләргә социаль хезмәтләр күрсәтелүдә чагылыш тапмый. Барлык хезмәтләр вакытында һәм тулы күләмдә башкарылачак.

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев