Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

Татарстанда 400 дән артык гаилә тәрбиягә бала бирү очрагында бер тапкыр түләнә торган пособие алды

Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналарга күрсәтелә торган ярдәм чарасы

Социаль фонды Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча, быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 412 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр түләнә торган пособие алды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль  фондының Татарстан Республикасы бүлеге 11 миллион сумга якын акча күчерде.

Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналарга күрсәтелә торган  ярдәм чарасы. Аларның Россия Федерациясе  гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.

 "Түләү бер тапкыр бирелә торган, ягъни фиксацияләнгән булганга, ул билгеләнгән күләмдә бирелә. Татарстанда бу сумма - 22 909,03 сум тәшкил итә. Гаилә берьюлы берничә бала алган очракта, аларның һәрберсенә пособие түләнә. Ә инде тәрбиягә  инвалид бала, җиде яшьтән өлкәнрәк бала, яисә абыйлы-энеле бертуган балаларны уллыкка алган очракта у сумма 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Социаль фондка яки  күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала. Калган барлык кирәкле  документлары фонд хезмәткәрләре ведомствоара хезмәттәшлек буенча  соратып алачаклар. Гаризаны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе сорала).

Шунысы мөһим: гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында шартнамә төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк. Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кабул ителгәннән соң 10 эш көне эчендә чыгарыла. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә йә аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

Әгәр сорауларыгыз булса, (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 08.15 дән 17.30 га кадәр, җомга 08.15 дән 16.15 кә кадәр 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондка шалтырата аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев