Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

Татарстанда меңләгән мәктәп укучыларының ата-аналары 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиене максималь күләмдә ала

Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар кабул итү офисларында тапшырырга мөмкин

8 яшьтән 17 яшькә  кадәрге балаларга айлык  пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына  максималь күләмдә бирелә. Гаиләләргә мондый түләү күләме Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын - 11 476 сумны тәшкил итә. 

Пособиене  рәсмиләштерү  шартлары  буенча түләү, ата-аналарның керемнәренә карап, 50%, 75% яки яшәү минимумының 100% куләмендә булырга мөмкин. База күләмендә пособие билгеләгәч тә (яшәү минимумының 50% ) гаиләдә бер кешегә керем  уртача  яшәү  минимумыннан кимрәк булса, түләүне 75% ка кадәр арттыралар. Әлеге куләмдә пособие билгеләгәч тә гаиләнең уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, Пенсия фонды пособиене максималь күләмдә -  регионда  яшәү минимумының 100% ы күләмендә билгели.

Пособие билгеләгәндә, мохтаҗлык критерийлары кулланыла, алар керемнәр белән беррәттән гаиләнеке булган мөлкәтне дә үз эченә ала.

Пособиене рәсмиләштерү процедурасы гади. Күпчелек очракта түләүне рәсмиләштерү өчен  гариза бирү дә җитә. Калган мәгълүматларны Пенсия фонды дәүләт мәгълүмат системалары һәм ведомствоара хезмәттәшлек аша раслый.

Гаризаны  дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар кабул итү офисларында тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан балаларга һәм йөкле хатын-кызларга Бердәм пособие кертелә, ул гамәлдәге алты төр ярдәм чарасын берләштерәчәк (бала тууга яисә уллыкка алуга бәйле түләүләр, бала 3 яшькә җиткәнчегә кадәр түләүләр; 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүләр). 

Ата-аналарның керемнәренә карап, пособие күләме дифференциацияләнгән: ул  төбәктә  яшәү минимумының: 50%, 75% яки 100%.ы күләмендә билгеләнә. Хәзер  3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә пособиеләр әлеге кагыйдәләр буенча түләнә.

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз! 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге  8 800 600 00-00

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев