Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ПФР

Татарстанның 10 меңнән артык йөкле хатын-кызы дәүләт ярдәменнән файдалана

ПФР хәбәр итә

Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте  бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан 10 меңнән артык хатын-кыз айлык пособие рәсмиләштергән.

Пособие Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга, гаиләдә  айлык керем җан башына региональ яшәү минимумыннан артмаган (Татарстан Республикасында - 11 832 сум),  гаилә милке күчемле һәм күчемсез мөлкәт таләпләренә туры килгән очракта билгеләнә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә йөклелек чорыннан алып балага 17 ел тулганчыга кадәр ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын берләштерүче бердәм пособие кертелә.
 

"Бүген авырлы хатын-кызлар пособиене хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 50% чамасы гына  ала. Ә 2023 елның 1 гыйнварыннан, гаилә керемнәренә карап, булачак әни төбәктэ яшэү минимумының 50, 75 яки 100% күләмендә пособиегә дәгъва итә алачак", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
 

Йөкле хатын-кыз бердәм пособие билгеләүне сорап йөклелек вакыты 12 атна узганнан соң  мөрәҗәгать итэ ала. Пособие медицина оешмасында исәпкә баскан айдан (әмма йөклелек вакыты 6 атнадан да иртәрәк булмаган) башлап ,бала туган айга кадэр (шул айны да  кертеп) ай саен түләнә .

Шулай итеп, пособие алуның планлы срогы 8 ай тәшкил итәчәк.  Йөкле хатын-кыз Бердәм пособиегә гариза биргән һәм аны бала тапканчы алган булса, бала туганнан соң ул  бала туганнан алып17 яшькә кадәр түләнелүче  Бердәм пособиегә яна гариза бирә ала.
 

Айлык пособиене билгеләү өчен гаризаны йөкле хатын-кыз дәүләт хезмәтләре сайтында яки  Пенсия фондының клиентлар белэн эшләу хезмәтендә бирә ала. Түләүләр бары тик "Мир" банк карталарына гына күчерелә. Шуны истә тоту мөһим:пособие билгеләүне сорап язылган гаризаларны тутырганда , карта номеры түгел, ә мөрәҗәгать итүченең исәп-хисап реквизитлары күрсәтелә.

Айлык пособиеләр турындагы сорауларга җавапларны гражданнар белән үзара хезмәттәшлекнең - 8 800 6-000- бердәм контакт-үзәге номеры буенча алырга мөмкин. 

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз! 

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт – үзәге  8 800 600 00-00
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев