Әгерҗе районы укучылары Төбәкара олимпиадада республика данын яклады
Артем Ишманов иң яхшы сигез укучы исемлегенә керде
18 февральдә Мари Иле һәм башка төбәкләрдә яшәүче балалар этномәдәни фәннәр буенча олимпиадада үзләренең белемнәрен тикшерделәр, дип хәбәр итә «Көчек урта мәктәбе».
Татарстан Республикасы данын Көчек һәм Бима урта мәктәбе укучылары – Ишманов Артем, Миляева Ксения һәм Пажбекова Юлия якладылар. Аларны мари теле укытучысы Исанаева Жанна җитәкләде. Балалар Йошкар-Олага кадәр озак юл уздылар.
Артем Ишманов иң яхшы сигез укучы исемлегенә кереп, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Призлы урыннар яуламасалар да, төбәкара дәрәҗәдәге олимпиадада катнашу укучылар өчен бик яхшы тәҗрибә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев