Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗе районында “Ел тәрбиячесе” бәйгесе узды

Анда сигез тәрбияче белем һәм осталыгын күрсәтте

1нче һәм 7нче шәһәр балалар бакчаларында “Ел тәрбиячесе“ һәм “Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме ел тәрбиячесе“ бәйгесенең район этабы узды. Финалга чыккан сигез тәрбияче балалар белән занятие күрсәтте һәм үзанализ ясады.

“Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме ел тәрбиячесе“ номинациясендә 8нче балалар бакчасыннан Эльвира Гыйззәтуллина җиңү яулады. 9нчы һәм 4нче балалар бакчаларыннан Рәзинә Хисмәтуллина һәм Резида Газетдинова – призерлар. 6нчы балалар бакчасыннан Гөлчәчәк Сибгатова – лауреат.

“Ел тәрбиячесе” бәйгесе җиңүчесе – 9нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Латыйпова. Әлеге бәйгедә Күләгәштән Людмила Михайлова – призер, Көчек мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменнән Зоя Михайлова, Шаршады башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы тәрбиячесе Сөмбел Раимова лауреат булдылар. 

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, Әгерҗе районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Илзидә Герасимова, мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев