Әгерҗе районында “Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе билгеле
Финалда 13 педагог катнашты
Бүген 3нче мәктәптә “Ел укытучысы”, “Иң яхшы татар теле укытучысы”, “Педагогик дебют” бәйгеләренең финалы узды. Педагоглар беренче этапта дәрес күрсәттеләр. Икенче этапта мастер-класс тәкъдим иттеләр һәм “Педагогик интервью”да катнаштылар.
3нче мәктәптә узган йомгаклау чарасында педагогларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин сәламләде.
“Ел укытучысы” бәйгесенең абсолют җиңүчесе – 2нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Сизова.
Икенче урында – 3нче мәктәпнең информатика укытучысы Светлана Журавлева, Тирсә мәктәбенең рус теле укытучысы Ләйсәния Мусина.
Өченче урында – 2нче мәктәпнең рус теле укытучысы Оксана Филиппова.
“Ел укытучысы” бәйгесендә төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр:
3нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Эльвира Гыйләҗева, 2нче мәктәпнең рус теле укытучысы Ольга Костенкова, 2нче һәм Салагыш мәктәпләренең Ватанны саклау иминлеге нигезләре (ОБЗР) укытучылары Ринат Шакиров, Рифат Гайнуллин.
“Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесе җиңүчесе Кадыбаш мәктәбеннән Гөлшат Садыйкова. Номинант – 1нче гимназиядән Гөлнара Закирова.
“Педагогик дебют” номинациясе призерлары:
3нче мәктәптән Айгөл Тимкина
1нче гимназиядән Маргарита Перевозчикова.
Иж-Бубый мәктәбеннән Эльвира Шагова.
Яшь педагоглар барысы да – башлангыч сыйныфлар укытучылары.
Аларны район мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлек җитәкчесе Гүзәл Әхтәмова, укытучыларның профсоюз оешмасы җитәкчесе Илзидә Герасимова, “Ел укытучысы–2024” район бәйгесе җиңүчесе Ольга Исмәгыйлева бүләкләделәр. Татар теле мөгаллимнәрен татар теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Рәсүлева, район мәгариф идарәсе методисты Люция Терентьева тәбрикләделәр.
Елена Сизова район данын зона этабында яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев