Әгерҗе районының халыкны социаль яклау органнары эшчәнлегенә йомгак ясалды
Киңәшмә район башлыгы Ленар Нургаянов җитәкчелегендә үтте һәм аның эшендә ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты
Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова үз чыгышында халыкка тәгаенләнгән социаль ярдәм чаралары турында сөйләде, гаиләләргә күрсәтелүче ярдәм төрләренә тукталды, социаль контракт һәм башка чаралар турында бәян итте.
Мәшгульлек үзәге бүлегенең 2024 елдагы эшчәнлеге аның җитәкчесе Ирина Поносова чыгышында чагылыш тапты.
”Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан тормышка ашырылучы проектлар турында аның җитәкчесе Ольга Еремина сөйләде.
Балалар һәм яшүмерләр өчен “Наз” социаль приюты директоры Гөлчәчәк Нигъмәтуллина әлеге оешманың эшчәнлеген яктыртты.
Юлия Ивановна социаль яклау органнары оешмалары эшчәнлеген яхшы дип бәяләде һәм 2025 елда алар алдында торган төп бурычларга тукталды.
Республика матди ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Альбина Сафиуллина озак елларга сузылган нәтиҗәле хезмәте өчен РФнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына “Наз” приюты шәфкать туташы Ирина Ханнанова лаек булды.
Киңәшмә барышыннан фотоларны Ләйсирә Җиһангәрәева тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев