Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә беренче тапкыр Шәҗәрә бәйрәме узды

Җиңүче итеп Варкләд-Бодьядан Матвеевлар гаиләсе билгеләнде

Район Мәдәният сараенда узган “Тарихта без эзлебез” республика бәйгесенең  район этабында дүрт гаилә катнашты. Алар – Әгерҗедән Лапшиннар, Варкләд-Бодьядан Матвеевлар, Девятернядан Арслановлар, Күләгәштән Третьяковлар гаиләләре.

Фойеда гаиләләр тарафыннан күргәзмәләр әзерләнгән иде. Биредә алар үз нәселләре белән таныштырдылар, нәсел шәҗәрәсен тәкъдим иттеләр, гаилә тарихлары белән бәйле күренекле вакыйгалар һәм билгеле шәхесләр турында сөйләделәр. Буыннан-буынга тапшырылып килүче традицияләр турында хәтер яңарттылар. Һәр гаилә, яратып әзерли торган милли ризыкны тәкъдим итеп, ни өчен нәкъ әлеге сыйның визит карточкасы булып торуын бәян итте. 

Чараны оештыручылар фестивальнең һәр халыкның милли һәм гаилә тарихын саклаудагы мөһим ролен ассызыкладылар.

–     Бу фестиваль күп гасырлык тарихлы гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә. Әгерҗе районында да андый гаиләләр бар. Алар безнең өчен үрнәк булып торалар. Гаилә кыйммәтләрен онытмау һәм алар турында алдагы буыннарга сөйләү бик тә мөһим. Бу татар, удмурт, мари һәм башка халыкларның традицияләрен, йолаларын киләчәккә тапшырырга ярдәм итә, – диделәр алар. 

–     Һәр кеше тормышында буыннар хәтере әһәмиятле урын алып тора. Үз нәселеңнең нинди көчле булуын белгәннән соң янәшәдә яшәүче халыкның да ни дәрәҗәдә көчле булуын тирәнрәк аңлыйсың, – диде бәйгечеләрнең берсе, районның Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп Варкләд-Бодьядан Матвеевлар гаиләсе билгеләнде. Алар Әгерҗе районын зона этабына тәкъдим итәчәкләр. Әлеге этап апрель аенда Зәйдә уза. 

Белешмә:
ТРның архив эше буенча дәүләт комитеты инициативасы белән уздырылучы “Тарихта без эзлебез – эхо веков в истории семьи” шәҗәрәләр бәйгесенең максаты – гаиләләр бәйләнешен ныгыту, буыннар арасында элемтә булдыру. Фестиваль өч этапта уза: муниципаль, зона һәм республика этаплары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев