Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Әгерҗедә бертуган Закировлар әтиләре истәлегенә спорт ярышлары уздыралар

Расим Закиров истәлегенә шашка һәм волейбол турниры быел унберенче тапкыр үтте

Бүген Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең Әгерҗедәге филиалында бертуган Рафил, Марсель, Инсаф Закировлар әтиләре Расим Гафи улы истәлегенә спорт ярышлары оештырдылар. Исән булса, Расим абыйга бүген, 5 январьда, 74 яшь тулыр иде.

Кырындыда ишле гаиләдә туып-үскән Расим Закиров Чапаев исемендәге колхозда гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгәч тә, 1985 елдан Иж-Бубыйда “Ялкын” хуҗалыгы белән идарә иткәндә дә төпле һәм зирәк фикерле, оештыру сәләте көчле булуы белән аерылып торды. Ул “Ялкын” хуҗалыгы белән җитәкчелек иткәндә районда ел саен колхозлар арасында унбер спорт төре буенча спартакиада уздыру традициясе бар иде. Расим Гафи улы җитәкләгән команданың әлеге ярыштан призлы урын алмый кайткан елы булдымы икән?

Һәр спортчы өчен җан атып кына калмыйча, үзе дә яраткан волейбол, шашка бәйгеләрендә катнашып, командасын алга чыгару өчен күп тырышлык куйды ул.

Соңыннан Әгерҗедә торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе җитәкчесе булганда эшчеләре өчен гаражда шашка, шахмат уйнау өчен мөмкинлекләр тудыруы турында да күпләр әле хәзер дә сагынып сөйлиләр.

Расим Гафи улының якты дөньядан киткәненә август аенда унике ел була. Кадерле кешеләренең истәлегенә багышлап аның уллары һәм туганнары үзләре хисабына ел саен диярлек районда спорт ярышлары оештыралар. 

Быел да шашка һәм волейбол ярышлары зур оешканлык белән башланып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев