Әгерҗенең балалар иҗат йортында “Яңа ел шахмат турнирлары”нда җиңүчеләрне бүләкләделәр
Аларга дипломнар һәм грамоталар тапшырдылар
16 январьда “Талантлар салават күпере” балалар иҗат йортында “Шахматлар” түгәрәгенә йөрүче укучы балалар арасында узган “Яңа ел шахмат турнирлары”нда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга грамоталар һәм дипломнар тапшырдылар.
Менә алар шахмат уен төре буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән уенчылар:
1 урында – Кирилл Кравчук
2 урында – Сагит Гайфуллин
3 урында – Тимур Мазитов
Кызлар арасыннан беренче урында – Татьяна Шестакова.
Түгәрәк җитәкчесе – Попцов Аркадий Петрович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев