Барҗы-Умгада Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды
Анда 221 батыр авылдашларының исеме кергән
Бүген Барҗы-Умгада Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән, яу кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган, туган якка җиңү белән кайткан батырлар хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Анда район башлыгы Ленар Нургаянов, аның урынбасары Илфат Ямалиев, Кичкетаң авыл башлыгы Илназ Жиһангәрәев, авыл халкы катнашты.
Тантананы авыл мулласы Зөлфәт Гатин Коръән аятьләре белән ачты. Ленар Фәрит улы шундый зур эш башкарганнары өчен авыл халкына олы рәхмәтен белдерде. Ә хәтер тактасы ясату идеясе шушы авылда үскән Венера Оброзцованыкы. Эшмәкәр ханым бу авылга һәрвакыт ярдәм күрсәтә. Тасманы кискәннән соң җитәкчеләр һәм авыл халкы Хәтер тактасы янына чәчәкләр салдылар, мәрхүм авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга маскировка челтәрләре үрүдә һәм гуманитар ярдәм җыюда булышучы Рамилә Хикмәтуллина җитәкчелегендәге бер төркем игелекле ханымнарга Ленар Фәрит улы Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев