Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Барҗы-Умгадан хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрү акцияләре дәвам итә

«Авылыбыз юл өстендә, егетләргә гуманитар ярдәм җибәрү безнең өчен кыенлыклар тудырмый»

Махсус хәрби операция зонасында ил сагында торучы ир- егетләргә ярдәм итәргә тырышкан башка райондашларыбыз кебек үк, Барҗы-Умга авылы халкы да изге уй- нияттә.  

Әлеге игелекле эшләрне башлап йөрүче актив волонтер Рәмилә апа Хикмәтуллина әйтүенчә, айга ике тапкыр егетләргә җылы киемнәр, тепловизор одеяллар, оекбашлар, салфеткалар, эш перчаткалары, азык- төлек, тәм-том хәстәрлиләр алар.
 

Ирекмичә күпләп токмач кисәләр, чәк-чәк күпертәләр, туган җир болыннарыннан җыелган хуш исле үләннәрне кушып тәмле чәйләр ясыйлар, баш очына салыр өчен мендәрләр тутыралар.

Һәр башкарган эшләре -  уртак, уйлары - бер Барҗы Умга авылы халкының.

 

"Җылы эчке киемнәрне махсус Мәскәүдән заказ биреп кайтарттык. Хәрби егетләребез белән һәрчак аралашып торабыз, шушы көннәрдә генә дә бер хәрбине махсус хәрби операция зонасына озаттык. Авылыбыз юл өстендә, егетләргә гуманитар ярдәм җибәрү безнең өчен кыенлыклар тудырмый, тик исән-сау кире туган якларга әйләнеп кайтсыннар", - диде актив волонтер Рамилә апа Хикмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев