Девятерня Мәдәният йортында – хәйрия концерты
Ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм йөзеннән оештырылды
Яңа ел каникулында Девятерня Мәдәният йортында хәйрия концерты узды.
Аны уздыруга шушы авылда туып үскән бертуган җырчылар Гөлнара, Гөлфия, Гөлия Сафиуллинналар, Гөлфиянең кызы Динара, аларның якыннары, Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре зур көч куйдылар.
Бу кичне клубта алма төшәр урын да юк иде. Җырчылар туган авыл, газиз әниләр, туганнар турындагы бик матур җырларын бүләк иттеләр. Татар көйләренә тамашачылар белән бергәләп биюләр дә оештырылды.
Концерттан җыелган акча әлеге җирлектән махсус хәрби операция зонасында катнашучы егетләргә тапшырылачак.
Сүз уңаеннан: җырчы Сафиуллинналарның туганы – Девятерняда яшәүче Гөлшат Хисмәтуллинаның улы Рөстәм дә бүгенге көндә илебез иминлеге сагында тора.
Концертны оештыручылар әлеге изге эшкә өлеше кергән һәркемгә тирән рәхмәтләрен җиткерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев