Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗе районы зур югалту кичерә

Ильяс абый Кәрәмиев вафат

Бу ялларда күңелсез хәбәр килеп иреште. Әгерҗе районы Яңавыл авылында озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән Ильяс абый Кәрәмиев вафат булган. Бу хакта танылган алып баручы, якташыбыз Ләйсән Гыйльметдинова менә ниләр яза:

Бик озындай тоелсада,
Бу тормыш эллэ ничек.
Янэшэ торалар анда,
Чардуган белэн бишек.

Урам тулы машина, халык, узе шомлы тынлык, куздэ яшь. Юк бэйрэм тугел,  э кайгылы хэбэр, Янавылнын тоткасы,  алтын баганасы, эткэемнен туганы Ильяс абый Кэрэмиевны сонгы юлга озату мэрэсиме иде бу.

Башка сыймый, ышанасы килми бу хэлгэ, ничек инде. юк Ильяс абый алай китэ алмый. Омет озми терелеп кайтуын коттек, лэкин Ходай Тагалэ кодрэтеннэн узып булмый, Аллахым гомерен шулай биргэн. Хэтта табигатьта елады бу конне, куз яшьлэре булып янгыр яуды.

Тау башыннан,  уч тобендэ кебек урнашкан Янавыл авылы, басу-кырлары, авто парыгы бушап, хужасыз, ялгыз калган кебек тоелды мина. Ильяс абый хезмэт юлын туган авылында башлап, уз гомерен туган авылына, туган жиренэ, халкына багышлады. Зур дэрэжэле урыннарга чакырсалар да, туган авылына, туган жиренэ тугры калып, авылын ташламады, шунда эшлэде, яшэде. Уз вакытында горлэп торган, алдынгылардан  булды Нур колхозы. Беренчелэрдэн булып авылын юллы, газлы, сулы итте. Тынгысыз жан иде Ильяс абый, лаеклы ялга чыгып ойдэ утыру бн бердэ килешмэде ул.  Совет заманыннан бугенге кондэ дэ житэкчелек иткэн, замана бн беррэтэн атлап баручы, житэкче булды ул. Куплэргэ ярдэм кулы сузган, кинэшлэре бн ярдэм иткэн, яшьлэрне эшкэ ойрэткэн житэкче ул Ильяс абый. Эшлэгэн дэвердэ торле чаклары булгандыр,  зур хужалык бн идара иту жинеллэрдэн тугел. Никадэр зур хужалык булса, шул кадэр торле яклап, мен торле мэшэкате булгандыр. Аяк чалучылар, киртэ куючылар да юк тугел. Хэркемгэ кулыннан килгэнчэ, момкинлеге булганча ярдэм итте.

Янавыл дигэч Ильяс абый куз алдына килэ,  бу ике исем мэнге аерылгысыз.  Ильяс абый хэркемнен хэтерендэ, дэрэжэле житэкче, зур эшлэре, матур елмаю бн Янавылнын асыл, затлы улы булып калсын!

Дэрэжэле,  зур хормэткэ лаек Ильяс абыйны югалту,  гайлэсенэ,  туганнарга, авылдашларына, дусларына  бик авыр кайгы. Зохрэ апага, балаларына, якыннарына, туганнарга сабырлык бирсен Ходай! Кайгыгызны уртаклашабыз! Вакыт яраларны тозэтэ дилэр, юк тозэтми,  бераз донья мэшэкатьлэре бн онытылып кына торасын, э сагыну арта, кочэя.

Хэзер Ильяс абыйга бездэн бары дога кирэк. Урынын ожмахта, карангы гурлэрен якты, тар каберен кин булсын Ильяс абый! Догада булыйк! Элеге язмам, Ильяс абый рухына,  дога булып ирешсен иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев