Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әгерҗедә күп кенә оешма-предприятиеләр халыкны кабул итүне вакытлыча туктаттылар

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан Әгерҗедәге күп кенә оешма-предприятиеләр халыкны кабул итүне вакытлыча туктаттылар.

РАЙОН СУДЫ. Документлар һәм гаризалар кабул ителми. Эшләр белән таныштырулар кичектерелә. Халыкны шәхси кабул итү оештырылмый.

Процессуаль документлар тапшыру өчен «Электронное правосудие» сервисыннан яки почта хезмәтеннән файдаланырга мөмкин. Башка мөрәҗәгатьләрне әлеге сервис яки район судының Agryzsky.tat@sudrf.ru электрон почтасы аша юлларга була. Суд процессында катнашмаучыларга бинага керү рөхсәт ителми.

 

ХАЛЫКНЫ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ ИДАРӘСЕ. Халыкны кабул итү туктатылган. Сораулар белән 8-17 сәгатьләрдә 21086 (социаль яклау идарәсе), 8-18 сәгатьләрдә 22558 кайнар линия телефоннарына шалтыратырга мөмкин. 65 яшьтән өлкәнннәрне азык-төлек һәм дару препаратлары белән тәэмин итүгә кагылышлы сорауларын да 22558 телефоны аша җиткерергә була.

 

РЕСПУБЛИКА МАТДИ ЯРДӘМ ҮЗӘГЕнең (компенсация түләүләре) Әгерҗе районы бүлекчәсенә дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Аерым социаль ярдәм чараларына гаризаны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына (uslugi.tatarstan.ru) була. 24233 кайнар линия телефоны эшли. 

 

ПЕНСИЯ ФОНДЫ ИДАРӘСЕНЕҢ КЛИЕНТ ХЕЗМӘТЕ. Кабул итү Дәүләт хезмәтләре порталындагы (uslugi.tatarstan.ru) яисә Пенсия фонды идарәсенең www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә файдаланып булмаган хезмәтләр буенча гына башкарыла. Моның өчен электрон сервис аша алдан язылырга кирәк.

Әгерҗе районындагы контакт-үзәк телефоны: 074, 22958.

 

САЛЫМ ХЕЗМӘТЕ. Салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтү бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең “инспекциягә кабул итүгә онлайн язылу“ сервисы ярдәмендә алдан язылып кына башкарыла.

 

ПОЧТА. Әгерҗедә һәм авылларда почта элемтәсе бүлекчәләрендә халыкны кабул итмиләр. Хат ташучылар гадәти режимда эшлиләр.

 

“ТАТЭНЕРГОСБЫТ“ ширкәтенең райондагы бүлекчәсе 15 апрельгә кадәр клиентлар белән эшләүне вакытлыча туктатты. Түләүләрне онлайн режимда башкарырга киңәш итәләр.

 

ЗАГС ИДАРӘСЕ. Халыкны вакытлыча кабул итмиләр. Идарәдә үлү һәм бала туу турындагы таныклыкларны гына алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 26135.

 

СУД ПРИСТАВЛАРЫ. 17 апрельгә кадәр халык кабул итмиләр. Мөрәҗәгатьләрне ишек янына куелган тартмага салырга мөмкин.

 

КҮПФУНКЦИЯЛЕ ҮЗӘК. 1 апрельдән үзәк вакытлыча эшләми. Паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр алу өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша запрос ясарга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев