Әгерҗедә яңа поликлиника төзеләчәк
Бу хәбәрне Әгерҗегә эшлекле визиты вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткергән иде.
Әгерҗедә 1923 елда сафка баскан, поликлиникалар өчен җайлаштырылган биналар пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы түгел.
- Халыкның сәламәтлеген саклау турында сөйләгәндә, диспансерлаштыру, демография кебек күрсәткечләргә дә игътибар итү мөһим. Диспансерлаштыру 100 процент булырга тиеш. Демография юнәлешендә дә уйланырлык җирлек бар. Әлегә сезнең районда соңгы өч елда халыкның табигый кимүе күзәтелә, – дигән иде Рөстәм Миңнеханов.
Фото ТР Президентының матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев