Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедәге 473, 474нче тавыш бирү участокларында халыкның активлыгы сизелә

    Төп тавыш бирү көненә кадәр 473нче участокта барлык сайлаучыларның – 71, 474нче участокта 73 проценты тавыш биргән.

    Бүген – 1 июль – Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көнендә Әгерҗедәге Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында ике участок эшли. Биредә халык телендә “кирпичка“ дип йөртелүче мирорайонда яшәүчеләр тавыш бирә.

    • Иртәнге сәгать 8дә тавыш бирү участогы ачылуга ук сайлаучылар килә башлады, – ди 474нче участок комиссиясе рәисе Ольга Баженова.

    Ишектән үтүгә һәр тавыш бирүченең тән температурасын үлчиләр, перчатка, маска, бер тапкыр кулланыла торган ручка бирәләр. Антисептиклар да куелган.

    Иң беренчеләрдән булып тавыш бирергә К.Маркс урамыннан килгән Хатыйп Ямилов та барлык таләпләрне үтәгәч, үз сайлау участогының комиссия әгъзасы янына килде һәм паспортын ачып күрсәтте. Бюллетень алып аңа тамгасын куйгач, аны махсус әрҗәгә төшерде.

    Әлеге участокта алдан тавыш бирүчеләр күп булган. Бигрәк тә йорт яны территориясендә сайлаучылар активлыгы сизелгән.

    473нче сайлау участогы әгъзалары 25 июньнән 30ына кадәр график нигезендә эшләгәннәр. Бүген – төп тавыш бирү көнендә сигезе дә – участокта. Әлеге участокта иң беренчеләрдән булып 83 яшьлек Рифкать абый Фәррахов РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча үз тавышын бирде.

    • Илнең тотрыклы үсеше, өлкән буынга хөрмәт, балаларны кайгырту, сәламәтлек – барысы да мөһим, – диде ул.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: