Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Горький тимер юл начальнигы Әгерҗегә килде

    Бу атнада Әгерҗегә эшлекле визит белән Горький тимер юл начальнигы Анатолий Лесун килде.

    Ул Әгерҗе тимер юл вокзалы территориясендә Горький тимер юлының Ижау төбәге буенча начальник урынбасары Александр Лапшин һәм район башлыгы Валерий Макаров белән очрашты.

    Аннан соң эксплуатацион локомотив депосында узган киңәшмәдә катнашты һәм Әгерҗедәге тимер юл предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: