Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Исәнбай мәктәбе укытучылары авыл сәхнәсендә спектакль куйдылар

Ул Гаилә елын йомгаклауга багышланды

Бүген Исәнбай урта мәктәбе базасында “Гаилә елы”н йомгаклау кысаларында “Гаилә һәм мәктәп: укучыларга белем һәм тәрбия бирү мәнфәгатьләрендә үзара хезмәттәшлек” темасына семинар үткәрелде.

Чарада укытучылар коллективы көче белән әзерләнгән Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә...” спектакле күрсәтелде. Рольләрне мәктәп директоры Илфат Муллануров, укытучылар Гөлназ Хуҗина, Энҗе Латыйпова, Гөлнур Симакова, Гүзәл Закирова, Илнур Хәкимов башкардылар.

Чын мәгънәсендә, рольләрне оста итеп, күңел кылларын тибрәтерлек итеп башкардылар. Тамашачылар артистларны аягүрә басып алкышладылар. Район башлыгы ярдәмчесе Рәвия Лутошкина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, авыл башлыгы Рамил Мөхәммәдиев хезмәттәшләре артистларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев