Исәнбайда 2024 елны йомгаклауга багышланган халык җыены узды
2025 елда Исәнбай мәктәбенең ризык әзерләү блогына капиталь ремонт ясалачак
Исәнбайда 2024 елны йомгаклауга багышланган җыенда авыл башлыгы Рамил Мөхәммәдиев “районда иң зур җирлекләрнең берсе булып саналса да, ни кызганыч, безнең авылда да халык саны кимегәннән-кими”, диде.
– Авылыбызда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Дәүләт программалары буенча барлык социаль объектлар да капиталь төзекләндерелде. Халыкка медицина ярдәме күрсәтелә, урта мәктәп, балалар бакчасы, дүрт кибет, бер пекарня эшли. Әмма авыл картая, – диде ул.
Хәзерге вакытта 335 хуҗалыкта 765 кеше гомер кичерә. Узган ел 11 кеше вафат булган, бер бала туган. Чагыштыру өчен: 2023 елда 20 кеше мәңгелеккә күчкән, 7 сабый дөньяга килгән.
Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең дә шактый кимүе күзәтелә. Сыерлар гына да узган ел 25 башка кимеп, 109га калган.
– Моның төп сәбәбе – узган җәйдә сезнең җирлектә маллар арасында йогышлы вирус авыруы таралып, күп терлекнең чирләве, – диде Дәүләт ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге инспекторы Ирина Светлишина.
Ул читтән терлек сатып алганда сак булырга, иң беренче чиратта, ветеринария берләшмәсе белгечләре белән киңәшләшергә чакырды.
Хуҗалыкларда сыер саны кимесә дә, үгезләр симертүчеләр шактый. Маллары күп булган хуҗалыклар үзләренең пай җирләрендә күпьеллык үлән, бөртекле культуралар үстерәләр. Әнвәр Шәрәфиев, Раил Симаков, Эрнест Ганиев, Хәниф Ягъфәров, Фәния Әхмәдишина, Раил Сизов, Ирек Нәгыймов хуҗалыклары – шундыйлардан.
Җирлектә үзара салым акчаларына да күп эшләр башкарыла. Төп эшләрдән тыш, Җиңүнең 80 еллыгына тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә истәлек тактасы ясатканнар. Аны 9 Май – Җиңү бәйрәмендә ачарга планлаштыралар.
Исәнбайлылар махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм итүдә дә актив. Бу җирлектән биш ир-егет – бүгенге көндә илебез иминлеге сагында. Аларның гаиләләрен утын белән дә тәэмин итәләр, башка төр ярдәмнәр дә күрсәтәләр. Бу көнне изге эштә һәрдаим булышлык күрсәтүче өлкән яшьтәге авылдашлары Хөршидә Мусина, Эльза Ижбулдинага, Минрахман–Мөнҗия Шәриповлар, Ленар–Гүзәл Зәйнуллиннар, Резидә–Фәйзрахман Вәгыйзовлар гаиләләренә авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.
Җыенда шушы авылда туып-үскән район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев та катнашты. Ул зал тутырып килгән авылдашларына активлыклары өчен олы рәхмәтен җиткерде.
– Исәнбай халкы гомер-гомергә тату, дус, бердәм булып яши. Шушы матур сыйфатларыгызны югалтмыйча, киләчәктә дә авылыбызны яшәтү, үстерүгә дә үз өлешегезне кертерсез дип ышанам, – диде.
Ул 2025 елда республика программасы буенча Исәнбайның бер урамына вак таш җәеләчәген һәм мәктәпнең ризык әзерләү блогына капиталь ремонт үткәреләчәген әйтте.
Җитәкчеләр бу көнне 95 яшьлек юбилеен каршы алган Рәйсә Мухъяновага ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Мәгариф ветераннары Асия Хәкимова, Габидә Шәрипова, медицина өлкҗсендә эшләгән Әлфизә Шәмсетдинова, авыл тормышында һәрчак актив катнашучы Зәниф Гыйльфанов һәм Фәннүр Йосыповны хөрмәтләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев