Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Иске Эсләк авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге якташларга үлән чәйләре ясыйлар, челтәрләр үрәләр

Баштарак авыл халкыннан җыелган акчага хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр алу оештырылды

Безнең Иске Эсләк авылы халкы махсус хәрби операция зонасы хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыюга әлеге мөһим эш башланып киткән чакларда ук кушылган иде. 

Баштарак авыл халкыннан җыелган акчага хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр алу оештырылды. Аңа токмач басу, окоп шәмнәре ясау кебек эшләр ялганды. Ә менә соңгы вакытларда хәрбиләр өчен бик тә кирәкле маскировка челтәрләре үрү эшен зур активлык белән башкарабыз. Ике көндә ике челтәр үрдек, өченчесе дә әзер дияргә була инде. Әлеге эштә утызлап авылдашыбыз катнаша. Ватсаптагы “Туган авыл” төркемендә игълан урнаштыруга клубка ашыгабыз. Арабызда Азат Хәкимов, Рәмзия Галиева кебек 70 яшь чиген узган өлкәннәр дә, Әлмир Сибгатуллин кебек 11 яшьлек яшүсмерләр дә бар. Сүз уңаеннан, безнең авылдан махсус хәрби операция зонасында биш ирегет иминлегебез сагында тора бүген. Шуларның берсе – Әлмирның абыйсы. 

– Абыйсы кебек хәрбиләргә нинди зур ярдәм күрсәтүен аңлаган 
хәлдә бик теләп йөри улым клубка, – ди әнисе Айгөл. 

Якташларга ярдәм күрсәтү эшенә читтә яшәүче авылдашларыбыз да теләктәшлек күрсәтә: алар матди яктан булышалар. Монысы да – бик мөһим, һәркайсына зур рәхмәт. Шушы көннәрдә бер кичебезне хәрбиләргә үлән чәйләре ясауга багышладык. Аннан токмач басу, окоп шәмнәре ясау кебек эшләрне тагын дәвам итәчәкбез. Алга таба да бергә булыйк, хөрмәтле авылдашларым! Шуның белән җиңүне якынайтуга үз өлешебезне кертүебезне онытмыйк!

Индира ГАЛЛӘМОВА. Иске Эсләк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев