Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Район тормышы

Иж-Бубый авылы тарихы музеенда ачык ишекләр көннәре үтә

Ачык ишек көннәре 3,4 январьда сәг.10 -15кә кадәр дәвам итә

2, 3, 4 январьдә Иж- Бубый авылы тарихы музеенда ачык ишекләр көннәре үтә. Музейда авылның үткәненә һәм халкына багышланган экспозицияләр тәкъдим ителгән. Аларда Иж- Бубый  мәдрәсәсе һәм аның җитәкчеләре Гобәйдулла, Мөхлисә, Габдулла Нигъмәтуллин- Буби, татар һәм мари халыкларының көнкүреше, Иж- Бубыйда сәүдәгәрлек, күренекле шәхес Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов, Иж- Бубыйлыларның Бөек Ватан сугышында катнашуы, районыбызның танылган рәссамнары турында һәм башка темалар яктыртылган.

Алар белән музей җитәкчесе Раиф Гәрәев таныштыра. Аның аңлаешлы, үтемле итеп сөйләве ирексездән шул чорларга алып китә.  Ачык ишек көннәре 2,3,4 январьда сәг.10 -15кә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев