Кадыбаш мәктәбендә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан бәйрәм чарасы узды
Бу көнне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батырлыгын чагылдырган күргәзмә эшләде
2025 ел - илебездә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбендә зур бәйрәм чарасы оештырылды. Бу көнне төрле елларда Армия сафларында булган егетләрнең фото һәм фотоальбомнарыннан торган, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батырлыгын чагылдырган күргәзмә эшләде.
Ел ачылуга багышланган тантана укучыларның сафта җырлап атлаулары белән башланып китте. Мәктәп директоры Рашитова Фәния Харисовна Ватанны саклаучылар елының асылына тукталды, моннан 80 ел илебезгә Җиңү яулап кайткан бабаларыбыз үрнәгендә бүгенге көндә безнең якты киләчәк өчен көрәшкән егетләребезгә рәхмәт сүзләрен җиткерде, балаларыбызның чын патриотлар булып үсүләрен теләде.
Бәйрәмдә сугыш чоры балалары, төрле елларда солдат хезмәтендә булган ир- атлар, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әти-әниләре, Әфган, Чечен сугышы ветераннары, авыл житәкчеләре катнашты.
Махсус хәрби операцияда катнашучы, күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орден - медальләр белән бүләкләнгән Линар Ногмановтан килгән видеокотлау чарага тагын да тантаналырак төс бирде.
Бәйрәмнең кунагы-авылның хөрмәтле кешесе Закирова Әлфия апа балачагының михнәтле көннәре турында искә төшергәндә, залда утыручылар тын да алмый тыңладылар.
Төрле елларда Совет армиясе сафларында хезмәт иткән Илфат Гали улы Рамазанов узенең солдат альбомы белән таныштырганда, Хәлил Локман улы Закиров солдат тормышының нечкәлекләре турында сөйләп, озак еллар дәвамында истәлек итеп саклаган хәрби киемен тәкъдим иткәнен укучы егетләребез аеруча кызыксынып тыңлады.
Бәйрәм кунагы – махсус хәрби операциядә катнашучы Рузибаев Игорьнең күкрәгендәге орден - медальләргә күз салсаң , аның туган ил азатлыгы өчен күрсәткән батырлыклары турында сүзсез дә аңлап була иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев